Кадерле картларым (исполнитель: Салават)

Без кайтканга сөенеп,
Сызлауларын онытып,
Мунча ягым йөри әтием.
Яулык очы белән яшен сөртә-сөртә
Оныкларын сөя әнием.

Кушымта:
Ак яулыклы әнием
Чал чәчле әтием
Тик исән булыгыз, картларым.
Без әле бергәләп
Яшәрбез, яшьнәрбез
Кадерле, сөекле картларым.

Күзәтәмен читтән
Сөенәмен эчтән,
Ипи сала мичкә әнием.
Сөялләнгән куллар оныкларын коча
Тез алдына утыртым әтием.

Кушымта.

Кабат-кабат сөенеп укыйм әниемнең
Кич утырып язган хатларын.
Бик еш кайтмасакта
Һәрвакыт күңелдә
Кадерле, сөекле картларым.

Кушымта.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
David Bisbal Besos De Tu Boca  David Bisbal Si Falta El Aire  David Bisbal Al Andalus  David Bisbal Juro Que Te Amo  David Bisbal Cry For Me  David Bisbal Diez Mil Maneras  David Bisbal Mi Estrella De Cine  David Bisbal Culpable 
О чем песня
Салават - Кадерле картларым?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен