Гузэллек матурлык (исполнитель: Иркэ и Винер Салимов)

1.Ялкыннан яралган,нур булып таралган
Нидән соң,ник гүзәл хатын-кыз?
Аңласаң син аны,аңларсың дөньяны,
Үтмәс лә гомерең һич ялгыз.
Омтылыйк биеккә,ашыгыйк бәхеткә,
Уздырмыйк без бушка гомерне.
Уйларда уйланган,җырларда җырланган, 
Югалтмыйк яулаган кадерне.
Куш.:Гүзәллек,матурлык-ул үзе батырлык,
Хөрмәтләп яшикче дусларны.
Олыны олылап, кечене кечеләп,
Яңгыратыйк бу дәртле җырларны.
2. Хөрмәтләп баш иям,каршыңа мин киләм
Бүләк итәм шушы гөлләрне.
Шат булсын күңелең,атсын гүзәл таңнар
Ямьләтеп киләчәк көннәрне.
Рәхмәт кенә диям,елмаям һәм көләм,
Тормышларны гөлләр итик без.
Яшәгәндә җырлап,бергә көлеп-уйнап,
Бик тиз килмәс безгә моңлы көз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Американский папаша  Linkin park new divade  Если Хочешь Остаться Дискотека Авария  Песня для Любимой МАМОЧКИ!!!  Долина Ведьм  A New Starsystem Has Been Explored Wolfsheim  Если Будешь Смелей  Игра на выживание рем дигга 
О чем песня
Иркэ и Винер Салимов - Гузэллек матурлык?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен