Бар да була (Фирзэр Мортазин кое, Эльвира Сафина суз, аранж.А.Муратов, сведен М.Мухин (исполнитель: Рифат Зарипов)
Тормыш булгач, бар да була – Һәр көне бәйрәм түгел. Еламас өчен елмайсаң Күтәрелә ул күңел. Тормыш булгач, бар да була – Шатлыгы да, чире дә. Акыллы да була алам, Булам тиле-миле дә. Тормыш булгач, бар да була – Тозлы шул күз яше дә. Еллар үтеп торсалар да, Без гел яшьлек яшендә. Дөньяны колачлаганда, Беләгебез талмасын. Яшик әле шулай итеп, Үкенечкә калмасын.