ЭХ, СЕЗ МАТУР КЫЗЛАР, НИК ШАЯРТАСЫЗ? (исполнитель: АСАФ ВАЛИЕВ)

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Кофе-мой друг Группа Нервы  Roya -gonder  Обойду с тобою сто дорог  Егиазар фарашян  Britney Spirs  Отпусти и забудь(реприза)  FAR EAST MOVMENT  Монстер монстер монстер хай 
О чем песня
АСАФ ВАЛИЕВ - ЭХ, СЕЗ МАТУР КЫЗЛАР, НИК ШАЯРТАСЫЗ??
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен