Хушлашырга ашыкма (И.Шакиров репертуарыннын) (исполнитель: Альберт Галимуллин)
Хушлаштың да китеп бардың, Аерылу авыр бит… Күзләреңнең нурын Йөрәгемә салыйм, Тукта, дустым, сабыр ит! Гомер буе ярсу йөрәк Сине сагынып сулкылдар. Иделләрдә дулкын, — Чү, ашыкма, дустым! Күңелдә ул дулкыннар!.. Сайрар кошлар синсез нишләр, Ничек агар бу сулар? Урман ничек шаулар, Ишелмәсме таулар? Икебез дә моңсулар