Гармун алыйк эле, дускай (исполнитель: Зу-Ляй-Ля)
ГАРМУН АЛЫЙК ӘЛЕ, ДУСКАЙ Гармун алыйк әле, дускай, Гармун уйнатыйк әле. Яшь чактагы көй-моңнарны Кабат уятыйк әле. Йөрәкләрне җилкендерсен Тальянның көмеш моңы. Бар яшьләрнең күңеленә Керсен халкыбыз моңы. Бабайлар моңыннан башка Туган җир ятим бит ул. Көйсез-моңсыз үткән көннәр Яшәлмәгән көн бит ул.