Бибисара (исполнитель: Рәшит Вагапов)
Чүт-чүт сайрый сандугачлар. Җәйге таң сызылып бара; Таң атканда Бибисара Йоклый алмый бичара. Йоклар иде йоклатмыйлар Сандугачның җырлары; Матур ирнен үбеп ала Таңның алсу нурлары. Бибисара суга бара, Су ала чиләгенә; Су алганда чиләгенә Дәрт тула йөрәгенә. Чәчелә-түгелә, дулкылана Салкын су чиләгендә; Салкын сулар чиләгендә, Кем икән йөрәгендә?..