Кунел сере (исполнитель: Axelle)

Күңелемне күтәрер өчен күптән беркемнең дә тырышканы булмады Күз яшьләре куып тоткач кызганып тормады Сине дә,мине дә. Кабан күле тозлырак булды ул кич Синең яшеңнән. Сиңа да авырттымы Биек өйләрнең антенналарына эләгеп калган догам Сагышыңны тараттымы. Ул мин генә дөньяда бугазымны ертып дога кылучы. Син генә дөньяда һәр сүземне йотып баручы Бер караштан аңлап алучы Җанымның яртысын каерып алсалар нигә дип кычкырмассыңмы күккә текәлеп. Юк эндәшмәбез, сабырлыгым чиксез әле.Ә кайчандыр төнне сындырып кояш чыкканын көтә идек.ә кайчандыр төн дә безне үз иткәндер, яраткандыр. бер сулышта офыкны күзәтеп пышылдыйм син миңа кирәк. кояшны кыйнап кире төртеп кире кертү иде минем теләк. синсез шәһәр шундый буш, машиналар вакуумда йөри сыман ә шәһәр үзе бер томан. минем эшем хәзер изге төнне бушка үткәрү.күңел генә ташлап китте кайда йөри икән тәре җүләрләр йортына ябып куйганнар дип ишеттем килештем ничектер. син шуны ирештер сөйгәнемә мин мәхаббәт уйлап таптым һәм аның исемендә сине каргап бер сүгенермен дә һәм искә алмас идем башка тик дәшмәвем дә синең хакыңда ләбаса.тормышы да хәзер сиңа язган хат битләре белән санала башлады йокы мине күптән ташлады төкереп үк китте уртасына кашларның беләсеңме кайчак мин сиңа әле колагыңа укылмаган шигырь сине тамчыларына томалый алган яңгыр сүзләр белән сөйләп бирерлек көй хакында уйлый башлыйм. шулчак сагыну хисе мине упкынга ташлый җанны ашый хисне кимере юк юк юк бу бары тик казан депрессиясе генә күңелемдә шик туа калса шулак атып үтерәм
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
ОбниМи feat Леша Курок I Love RAP Жека Респаун  Как по моречку по морю Конёк-горбунок  Бродячие артисты 2014год Левон Варданян  Не надо плакать гр Сибирь альбом Хорошие знакомые  Закатилось солнце муз Петра  Tombe La Neige - французско-цыганский  Не детское время под эту музыку  Мария Петровых Мертвеешь от 
О чем песня
Axelle - Кунел сере?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен