Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Күл янына чыктым кичен,
Авылга кайткач.
Күл буйлары яктырып киткән,
Тулган ай калкыккач.
Бүген ялгызым йөрим мин
Күлнең буенда.
Әмма күңелем ялгыз түгел,
Гел ул уемда.
Җәйге кичтә йөри идек
Күлләр тирәләп.
Ал таңнарны каршылый идек
Икәү бергәләп.