Минем сине яратасым килэ (исполнитель: Жиханшин)

Минем сине яратасым,
Яраттырасым килә.
Булган кайгы-сагышларны
Тараттырасым килә.

Күзләреңне күзләремә
Караттырасым килә.
Җәйге болыннарда бергә
Таң аттырасым килә.

Яңа баштан йолдызларны
Саныйсым килә.
Син җырлаган җырларны да
Тагын тыңлыйсым килә.

Күзләреңне күзләремә
Караттырасым килә.
Җәйге болыннарда бергә
Таң аттырасым килә.

Мәхәббәт учакларында
Янасым килә.
Шул яшьлектә гомерлеккә
Минем каласым килә.

Бергә йөргән сукмаклардан
Тагын йөрисем килә.
Сине беркемгә дә бирми
Урлап китәсем килә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Виноградную косточку в землю зарою  Блины по-снайперски  И только вера верность и любовь  Tiffany because it  Мелодия любви магомаев  Твоего лица глаза Танцы минус  Как умирает любовь  Чайф - Аргентина - Ямайка 5-0 
О чем песня
Жиханшин - Минем сине яратасым килэ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен