Умырзая (исполнитель: Алмаз Гайфуллин)
Умырзая Татар халык көе, Әхмәт Фәйзи сүзләре Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп; Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып; Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып… Перевод на русский: Умырзая (Подснежник) Когда растает слой льда, на землю Пробивается подснежник, смотрите, Пробивается подснежник, Прорывается подснежник, Подснежник тянет стебелек. Из ледяного мировосприятия Хочу выбраться поскорее: Как подснежник, Как подснежник, Как подснежник быстро пробиваясь. Подснежник быстро вырастает, Выпрямившись очень мало живет; Подснежник очень быстро Клонит голову вниз, Подснежник дышит в печали. Нет, я жил бы долго, долго, Я не хочу жить как он: Как подснежник, Как подснежник, Как подснежник дышать. Нет, я жил бы с летними Большими цветами собравшись; Нет ,я не умер бы Как подснежник, Как подснежник загнувшись.