Зинһар өчен, кермә төшләремә (исполнитель: Мубай)

Зинһар өчен, кермә төшләремә...Мин бит сине күптән оныттым.Җәй җилләре күптән, күптән агарттылар,Тараттылар сагыш болытын.

Зинһар өчен, кермә төшләремә.Уянам да никтер боегам.Әйтерсең лә, су алмакчы буламКүптән кипкән сусыз коедан.

Зинһар өчен, кермә төшләремә,Таң атуга төшләр өзелә.Көннәремне, елларымны алдың,Төннәремне калдыр үземә.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...Үртәмәче, көлмә ерактан.Сине түгел, мин бит яшьлегемнеШулай сагынам, шулай яратам.

Зинһар өчен, кермә төшләремә...Минем хәлгә кемнәр төшенә?—Сөям хәзер бары, бары хыялымда,Яшим хәзер бары төшемдә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bumer ne plach  Sebnem ferah  Эрена Джагера  Steven Universe rus  Bess я из влада  Бахти- это мои друзья они со мною всегда  We Are Bulletproof 
О чем песня
Мубай - Зинһар өчен, кермә төшләремә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен