Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Җәйләр әле җәйләр үтмәгән бит
Бакчаларың тулы гөл әле
Син яраткан гөлен чәчәк атты
Кил әле син миңа кил әле 

Таң нурыдай назлы карашыңнан
Тибрәтсеннәр күңел кыллары
Яз каршына очкан тургайлардай
Очсын әле йөрәк жырларым

Йөрик әле гөлләр арасында
Шатлык мизгелләрең кичереп
Серле моңга чумган тын бакчала
Җан зарыктан хистән исереп

Таң нурыдай назлы карашыңнан
Тибрәтсеннәр күңел кыллары
Яз каршына очкан тургайлардай
Очсын әле йөрәк жырларым

Беләм тагын зәңгәр күзләренә
Кара шәүлә булып моң тулыр 
Ул моңнардан якты җырлар туар 
Миннән бүләк сиңа шул булыр

Таң нурыдай назлы карашыңнан
Тибрәтсеннәр күңел кыллары
Яз каршына очкан тургайлардай
Очсын әле йөрәк жырларым
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Bomb the Bass Megablast  Let It Rain Tracy Chapman  Bomb the Bass Say A Little Prayer  Bomb the Bass Beat Dat  Bomb the Bass Bug Powder Dust  Веселый мир агата кристи  Bomb the Bass The Air You Breathe  Bomb the Bass Winter In July 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен