Кәркәле авылы кайда- Биек тау итәгендә. Тауларын (исполнитель: Айдар Галимов Кэркэле тау)

Керкәле авылы кайда —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәленең чишмәләре
Ашыгып ага, челтерәп.
Челтерәп аксын чишмәләр,
Илгә иминлек теләп.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.

Керкәле күперен чыккач,
Уңга киткән юллар бар;
Сезнең күңелдә ниләр бар?—
Бездә сагыш, моңнар бар.

Керкәле таулары биек,
Биек булса да меник.
Туган җирнең, сөйгән ярның,
Дусларның кадерен белик.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Рахымжан Назерке  Moi odna  Sati Akura – His Theme (Undertale)  My home is over jordan  Понял Антоха что поступил по  Понял Антоха что поступил плохо  Ленинград зиппа 
О чем песня
Айдар Галимов Кэркэле тау - Кәркәле авылы кайда- Биек тау итәгендә. Тауларын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен