Туган авыл (Габдулла Тукай сүзләре, халык көе) (исполнитель: Людмила Аланлы)
Габдулла Тукай сүзләре, халык көе. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; Абый белән бергәләшеп, кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.