Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Сиңа да җиңел түгел 1.Калдым таныш юл чатында, Ак томанда күзләрем. Яшьлеккә юллар тапталган, Югалттым шул эзләрен. Кушымта: Сиңа да җиңел түгелдер, Миңа да җиңел түгел... Кайтыр идек без яшьлеккә, Инде соң,мөмкин түгел... 2.Сиздермичә үтә яшьлек, Янып-сүнә хисләре. Тик сүнмәсен чаткылары, Өзелмәгән күңел җепләре. Кушымта. 3.Үтеп бара гомер юлы, Кирәк йөрәк җылысы. Күкрәгеңә салып башымны, Килә бүген,килә елыйсы. Кушымта.