Ф.Хатыпов.кое В.Фатыйхов суз. (исполнитель: СИРИНА ЗАЙНУТДИНОВА ***Серле)
Карлар ява, карлар ява, Ап-ак карлар шаяра. Берсен-берсе куып тота Мизгел кебек арада. Бер бөртеге син бит ул, Бер бөртеге мин бит ул. Чынлап сөйгән парлар гына Бер-берсенә тиң бит ул. Җилләр керә, җилләр керә Җил кермәслек арага. Ике бөртек сыендылар Күз өлгермәс арада. Кояш көнли, кояш көнли, Нурын сала аларга. Кавыштылар, кавыштылар, Кушылдылар алар да.