Бөдрә таллар (Ильдар Гайсин суз Эльвира Хаматнурова кое) (исполнитель: Алиһә Нур)

Бөдрә таллар (дүртенче вариант)
Категория: МәхәббәтЭльвира Хәмәтнурова көеИлдар Гайсин сүзләре
Добавлено АлиһәНур в Втр, 05/04/2016 - 20:33  аватар: АлиһәНур
Елга өстендә ялтырый
Алтын нурлар таңнарда.
Бөгелә-сыгыла баш ия
Бөдрә таллар ярларда.

Бөдрә талның ботаклары
Ярдан суларга бөгелә.
«Сөйгәнем син кайда?-диеп
Үзәкләр бит өзелә

Тал ботаклары астында
Истә очырашкан кичләр.
Сандугачнын җырын тыңлап
Шашына минем хисләр.

Бөдрә таллар матур бик тә,
Ярдан суларга бөгелә.
Кайда соң син мәхәббәтем?
Син дип җаннарым өзелә.

Сандугачым җырлары
Таңнарда ишетелмәс.
Китте инде сөйгән ярым
Монда ул бүтән килмәс.

Бөдрә таллар элеккечә,
Ярдан суларга бөгелер.
Кайда соң мәхәббәтем?
Син дип җаным өзелер.

Һәр кич саен сине сагынып,
Яр буена мин килермен.
Яшел бөдрә талым белән
Сагышларымны бүлермен.

Бөдрә таллар матур бик тә,
Ярдан суларга бөгелә.
Сине көтәм, мәхәббәтем,
Үзәкләрем бит өзелә.
Источник: [bad word] [bad word] node/4690
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Piano Thing Muse  Ivan Torrent  J Hart - what if  Maskvama  Vocaloid eng  Все песни с матом  Dayton Callie  Skepta Madness 
О чем песня
Алиһә Нур - Бөдрә таллар (Ильдар Гайсин суз Эльвира Хаматнурова кое)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен