Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне (исполнитель: Гали Ильясов (Сугыш җыры))

Мин егерме яшем тулган көнне
Үлеп калдым сугыш кырында.
Мине хәзер таштан ясадылар,
Һәйкәл итеп бер зур урынга.

Газиз әнкәй елый дәшмисең дип.
Мин бит солдат таштан коелган.
Яшь йөрәгем чит ил туфрагында
Җир куйнына кереп уелган.

Мин сөйләшмим мин тик җырлыйм гына.
Көем минем йомшак җил генә.
Мин җырлармын мәңге мин көйләрмен
Имин булсын туган ил генә!

Имин булсын илем диеп үлдем
Мин егерме яшем тулганда.
Үлем үкендерми туган илем,
Ватандашлар исән булганда.

Иң башыма мылтык, кулга кылыч
Тотып торам һәйкәл булып мин.
Мылтык булмас  илем башында
Сугыш дәһшәтләрен курыкмыйм

Бөек җиңү көнен күрә алмыйм,
Ут эчендә үлем алдым мин.
Рәхмәт, ватандашым, бүген миңа
Таштан коеп һәйкәл салдың син.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Project 86 Say Goodnight To The Bad Guy  Project 86 Sioux Lane Spirits  Рыжий канцлер  Оле-ола  Project 86 Solace  Project 86 Little Green Men 
О чем песня
Гали Ильясов (Сугыш җыры) - Һәйкәл җыры. Мин егерме яшем тулган көнне?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен