Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Исле гөлләремә сулар сибәм көндә,
Бөреләнгән алар чәчәк атарга.
Хуш исләрен исним, үзем сине күзлим,
Вакыт җиткән инде сиңа кайтырга!

Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен - кичен...
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын, тик синең өчен...

Озаклама иркәм, мин сагынып көтәм,
Тәрәзәгә карап гөлләрем белән...
Сине көтә - көтә, сабырлыгым бетә,
Эшең күп икәнен болай да беләм!

Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен - кичен...
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын, тик синең өчен...

Исле гөлләремә күз сал әле син дә,
Таҗларым ашкыну сиртеп хуш исен
Мин дә сагындым - дип, җылы сүзләрең сип,
Алларыңда чәчәк атармын үзем!

Яратмасам сине, мин көтәр идемме?
Минутларны санап иртәсен - кичен...
Назлы гөлем диеп, иркәләсәң сөеп,
Чәчәкләр атармын, тик синең өчен...
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Давай залп за любовь  Детсвто  Молю не отпускай Меня  Домино - кристи  Tiesto-escape  Neon evangelion  Boom how do you do 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен