Гафу ит син мине жимешем)** (исполнитель: Чачка)

Гафу ит син мине,яшьлегемнең гөле,
Ул чагында кылган ялгышка.
Юкка көнләшүне,синнән читләшүне
Аңладым шул бик соң тормышта.

Гомерләр тиз узар,кичер мине зинһар
Гонаһлы мин синең каршыңда.
Тугры сүзләрең дә,моңсу күзләрең дә
Төшләремә кереп алҗытма.

Гафу ит син мине,сүнгән өметеңне
Хыялыңны төргән томанга.
Назлап күңелеңне,тәүге сөюеңне
Салган өчен бердән моңнарга.

Гомерләр тиз узар,кичер мине зинһар
Гонаһлы мин синең каршыңда.
Тугры сүзләрең дә,моңсу күзләрең дә
Төшләремә кереп алҗытма.

Гафу ит син мине,инде ятлар гөле
Бәхетле бул алда тормышта.
Уйларыңда кайчак яшьлегеңә кайтсам
Безнең сөюләрне онытма

Гомерләр тиз узар,кичер мине зинһар
Гонаһлы мин синең каршыңда.
Барын да тузэр идем, ялгыш озгэн голем
Мэнге калыр очен янында.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Shining Heart Radio Edit 2012 Laurentiu Duta ft Andreea  Папа и его сын Никита - С Днем Рождения мама  SIMAGA-  Северный ветер слова  Крид не сходи с ума  Ночь кавабанга  Пока папа платит Ярмак  Худший из сынов 
О чем песня
Чачка - Гафу ит син мине жимешем)**?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен