Туган авыл (Тау башына...) (исполнитель: Алсу Зиннурова)

[bad word]  [bad word] tat_folk

Г.Тукай, А.Мунасыйпов.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Rage Long Hard Road  Rage One Step Ahead  Rage Lost In The Void  Rage Mouth Of Greed  Rage Lord Of The Flies  Rage The Edge Of Darkness  Rage Hunter And Prey  Rage Into The Light 
О чем песня
Алсу Зиннурова - Туган авыл (Тау башына...)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен