Котлы булсын (исполнитель: 3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН)

Карлыгач канатлы егет,
Сандугач тавышлы кыз
Кайсы йолдыз асларында
Очрашып кавыштыгыз?

Котлы булсын туйларыгыз!
Бәхетле көннәрегез.
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Чәчегезне үреп-үреп
Чәчләргә бәйләдегез.
Гомергә бер генә булсын
Туй дигән бәйрәмегез!

Котлы булсын туйларыгыз!
Бәхетле көннәрегез.
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.

Мәхәббәтегез юлыннан
Бердәм атлап китегез.
Ике язмышны бер итеп
Матур гомер итегез!

Котлы булсын туйларыгыз!
Бәхетле көннәрегез.
Гел чәчәк атсын, сулмасын
Мәхәббәт гөлләрегез.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ute papa ute  Damaged assemblage 23  Young Summer Fever Dream  ВОЗЛЕ ДОМА ТВОЕГО СЕРЕГА  Young Summer Waves That Rolled You Under  Он так шикарен  The Dumplings Everything is a Circle  The Dumplings Man Pregnant 
О чем песня
3,12 Э.НУРГАЛИЕВ КОТЛЫ БУЛСЫН - Котлы булсын?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен