Гөл Мирһәди суз Эльвира Хаматнурова көе (исполнитель: Алиһә Нур "Бишек җыры")
Гүзәл ил. Гол Мирхади
1 Бар җирдә бер гүзәл ил -
Минем туган илем.
Ул – яшел урман- кырлыр,
Йомшак назлы җиле.
Кош булып канат җәеп
Оч икән,коч икән!
Әй җирем синдәй гүзәл
Бар микән илләр бүтән,
Бар микән.
Кушымта: Мин сине генә сөям,
Сиңа гына баш иям,
Әй , Башкортостан, туган илем
Газиз җирем минем
(Гүзәл җирем минем)
2 Иркәли ,сөя мине
Агыйдел дулкыны
Дус миңа ак кышларың,
Көзләрең ялкыны.
Ак каен урманнарда
Адашып уйнадым.
Юк, синең гүзәллеккә
Сокланып туялмадым ,
Туймадым.
3Чал Урал саклый минем
Илемнең үткәнен,
Ышанам: тик өметле
Киләчәк көткәнен
Үткер күзен еракка
Төбәгән Салават,-
Батыр ул-кызларына
Васыятен әйтә кебек кабат.