Ана насыйхәте…( Ильдар Гайсин сүз Эльвира Хаматнурова (исполнитель: Алиһә Нур)

Ана насыйхәте…
 Эльвира Хәмәтнурова көе Илдар Гайсин сүзләре
 
Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берүк балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!

Яшь гөмерләр үтеп,картлык көннәр җиткәч,
Матур килеш булмый сакланып…
Артыксынма,балам, күрсәт син сабырлык,
Яткыра күрмә ялгыз ташланып.

Бала чактагыдай һаман шатландыра
Синең елмаюың, синең көлүең.
Очырашкан чакта кояштай ягымлы,
Якты чырай белән миңа йөрүең.

Якты дөньяларга килгән көннән бирле,
Ялгыз калдырмадым, булдым кырыңда.
Берүк ялгыз итмә, мине ташлап китмә,
Ялгыз карчык итмә язмыш кулында.

Булсаң минем янда соңгы көннәремдә
Онытырмын хәсрәтемне-моңымны,
Сакламасам иде нәфрәт тойголарын,
Күңел түрендәге кайгы-зарымны.

Гөмер үтә тора, картлык җитә тора
Язмыш маңгайларга сырлар салдыра.
Шушы нәсыйхәтем үтә берук балам,
Үтә берүк, сиңа әйтеп калдырам!
Источник: [bad word] [bad word] node/4613
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я душу дьяволу продам за ночь с тобой  Билли миллиган по пятам  Ай балы - балым Зульфия Камалова  Good Boy Feat of JunHyung Baek Ji Young  Река любви Растафарай Rasta Orchestra  Only Alchemist Project Remix Mozzymann  Рем Дига - так надо  Milan Stankovic - Ovo je Balkan 
О чем песня
Алиһә Нур - Ана насыйхәте…( Ильдар Гайсин сүз Эльвира Хаматнурова?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен