(сүз.Масуфа Аюпова , көе Җәүдәт Хакимов). (исполнитель: Айдар Ахияров - Мин яратам сине Бораем!)

1.Туган якларыма тиң булырлык
Мин дусларым җирләр эзләдем
Бораемны данлап җырлар өчен
Табалырмынмы соң сүзләрен...

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа Бораем...
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Хәмдүнә һәм Вәсилләрең өчен
Мин яратам сине Бораем!

2.Былбылларың хәтта моңлыраклар
Алсуырак ата таңнарың
 Бораемны илгә данлап тора
Хезмәт сөйгән кыз һәм улларың.

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа Бораем
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Таҗи кебек бөркетләрең өчен
Мин яратам сине, Бораем!

3.Аккош күлләреннән бер урасам
Сагышларның калмый эзе дә
Бораемны мактап җырлар җырлыйм
Җаным кебек һәрбер сүзе дә.

Кушымта:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам  сиңа, Бораем
Ишетелә таныш тальян моңы
Кемдер суза моңлы кураен
Салкын чишмәң, Таныпларың өчен
Мин яратам сине, Бораем!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Если хочется то можно  Если очень хочется то можно  Ашкынма йорэк  Ашкынма  Я буду славить Тебя Иисус  Самый модный трек для тинагеров  Самый модный трек  Респект тем кто с нами 
О чем песня
Айдар Ахияров - Мин яратам сине Бораем! - (сүз.Масуфа Аюпова , көе Җәүдәт Хакимов).?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен