Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
Челтәр элдем читәнгә Ялгыз: Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме? Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме? Кушымта: Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә; Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. Кызлар: Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән? Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән? Кушымта: Егетләр: Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз. Ялгыз: Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем; Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен. Кушымта: Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә; Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. Кызлар: Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә; Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә. Кушымта: Кызлар: Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә; Егетләр: Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә. Кызлар:Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә; Егетләр: Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә. Кушымта: Барда: Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз; Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.