Яшиселәр бар әле (исполнитель: Ришат Галиханов hэм Гульфия Шавалиева)
Аллам биргән тормыш юлын Үтәселәр бар әле. Күңелләргә килгән моңны Җыр итәсе бар әле. Дуслар белән шаулап-гөрләп, Шатлыкларны уртаклашып, Иңне-иңгә ныклы терәп Яшиселәр бар әле. Күзләремә туры карап Яратам, диең әле. Икеү корган тормышларны Гөл итәсе бар әле. Дуслар белән шаулап-гөрләп, Шатлыкларны уртаклашып, Иңне-иңгә ныклы терәп Яшиселәр бар әле. Балаларны өйләндереп, Туйлатасы бар әле. Оныкларны назлап, сөеп Үстерәсе бар әле. Дуслар белән шаулап-гөрләп, Шатлыкларны уртаклашып, Иңне-иңгә ныклы терәп Яшиселәр бар әле. Источник: [bad word] [bad word] node/3943