Ай былыбылым (исполнитель: Ринат Ибрагимов)
Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Бигрек матур ишетеле Сандугачлар тавышы. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Ай былбылым, вай былбылым, Кунып сайрый талларга; Синең хакта серләремне Сөйлим сандугачларга.