Карлар ява (исполнитель: татарча)

Ап-ак карлар ява, карлар ява - 
Җирдә кышны сагынып көтә икән.
Сагынып көтәр кешең булса гына,
Бу гомерләр матур үтә икән.

Ап-ак карлар  ява, карлар ява,
Ә күңлемә  минем ява моңнар.
Кардай сафлык өчен җан бирермен.
Син булмасаң, мине кем соң аңлар.

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Уйландыра кышкы зәңгәр кичләр.
Бер йомырлам карга әйләнерме,
Син булмасаң - белмим, йөрәк нишләр.

Ап-ак карлар  ява, карлар ява,
Ә күңлемә  минем ява моңнар.
Кардай сафлык өчен җан бирермен.
Син булмасаң, мине кем соң аңлар.

Ап-ак карлар ява, карлар ява,
Карлар түгел бу я энҗе кайма
Яннарыңда сөйгән кеше булса,
Салкын кышта җылы-җылы тоела.

Ап-ак карлар  ява, карлар ява,
Ә күңлемә  минем ява моңнар.
Кардай сафлык өчен җан бирермен.
Син булмасаң, мине кем соң аңлар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Cradle of Filth Beyond Eleventh Hour  Cradle of Filth Beast of Extermination  Cradle of Filth Ebony Dressed For Sunset  Cradle of Filth The Fire Still Burns  Cradle of Filth The Snake-Eyed and Venomous  Cradle of Filth Halloween II 
О чем песня
татарча - Карлар ява?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен