Сине соям бары сине генэ, ин кадерле кешем син генэ... (исполнитель: ИлГэрэй)

Нигә сиңа күзем төште әле?
Сагынамын сине, аңлый алмыйм.
Беләсең бит инде син үзеңдә -
Синнән гүзәлләрне таба алмыйм.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Сөюемне никтер аңламыйсың.
Нигә әле салкын карыйсың?
Бу бормалы тормыш юлларыннан
Синең белән килә барасы.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Бергә генә без булырга тиеш.
Тик булмасын иде ялгышлар.
Әй, кәдерлем, бары синнән генә
Аермасын иде язмышлар.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Ой ты галю  Эншпиль я построю для себя  Жаным минем  Арго Тамара  Плывут туманы белые  Брендовая  Ne Uletaiy  Otto Dix кокон 
О чем песня
ИлГэрэй - Сине соям бары сине генэ, ин кадерле кешем син генэ...?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен