Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)

Өзгәләнә үзәк,
Телгәләнә йөрәк,
Күз алдыннан китми синнән соң.
Ә син оныт дисең,
Миңа булган хисең
Тик мизгеллек иде мени соң?

Ә син оныт дисең, 
Эзен суыт дисең.
Онытулар булмас җиңелдән,
Тик ирләргә җирдә хәтер белән бергә
Оныту сәләте дә бирелгән.

Өзелсә дә үзәк, 
Онытырга кирәк,
Аерылырга синле доңьядан.
Онтылырсың син дә
Вакыт дингезендә,
Югалтырсың син дә бер заман.

Ә син оныт дисең, 
Эзен суыт дисең.
Онытулар булмас җиңелдән,
Тик ирләргә җирдә хәтер белән бергә
Оныту сәләте дә бирелгән.

Бергә атлап барган,
Эзме саклап барган?
Сукмакларда безне онытыр.
Югалтулар барыбер,
Барыбер югалту шул,
Берсен берсе онытып кем отар.

Ә син оныт дисең, 
Эзен суыт дисең.
Онытулар булмас җиңелдән,
Тик ирләргә җирдә хәтер белән бергә
Оныту сәләте дә бирелгән.
Эзен суыт дисең.
Онытулар булмас җиңелдән,
Тик ирләргә җирдә хәтер белән бергә
Оныту сәләте дә бирелгән.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Christophe Beck The North Mountain  Christophe Beck We Were So Close  Christophe Beck Marshmallow Attack!  Christophe Beck Only an Act of True Love  Доминикано  Christophe Beck Return to Arendelle  Christophe Beck Treason  Christophe Beck Epilogue 
О чем песня
Неизвестен - Отсутствует?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен