Ак калфак -татар халык жыры (слова ак калфакнын в её исполнении режут слух - но (исполнитель: Алсу)
Ай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирне килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Җитмеш чакрымны якын итеп без, Бер күрешер өчен килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Оренбурдан мамык шәл алдым, Алтын тәнкә бирдем җәлләми; Ак калфагым төшердем кулдан, Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белән ил тулган. Алтын тәнкә бик зур мал түгел, Бер күрешү үзе әллә ни; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы.