Су буенда учак яна (исполнитель: Нияз Адгамов & Оксана Ильюп)

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгəн уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хəтер уйный, керми йокы.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрəм монда.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.

Хəтерлəсəң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантəпи урамыңда
Уйнап үскен балаң бит мин.

Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсəм əгəр су буена,
Табармын күк балачакны.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Lekarstvo  Ya Nada Queda Kudai  Rokka no Yuusha  My Boy Duffy  Jacknifed Piano Magic  Spare Me From The Mold Gossip  Маленький кораблик любви 
О чем песня
Нияз Адгамов & Оксана Ильюп - Су буенда учак яна?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен