Син кайда идең ( Хайдар Бигичев ) (исполнитель: Рустем Яхин)

Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?

Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем.
Чакырды мине
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.

Тик сиңа гына
Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле
Очрарсың, диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.

Бүген син минем
Каршыма килдең;
Мин дә бит сине
Эзләдем, дидең.
Мин дә бит сине
Сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Only the one your life  Как мне тебе понравиться  Grey fullbuster  Capone Rap Hi End  Пришла любовь 
О чем песня
Рустем Яхин - Син кайда идең ( Хайдар Бигичев )?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен