Сина килдем, иркэм (исполнитель: Нафкат Нигматуллин)
Сиңа килдем, иркәм, Үткән юлларымның Саный-саный ерак чакрымнарын, Килдем тормышымда Кичеп язмышымның Шатлыкларын, сагыш ялкыннарын. Сиңа килдем иркәм, Килдем еллар буе, Саный-саный үткән көннәремне, Баса алмаенча Ярсып януларын Әрнеп өзгәләнгән йөрәгемнең. Сиңа килдем иркәм, Бик сагынып килдем, Шаулап-гөрләп ямьле язлар җиткәч, Ераклардан язган Сәлам хатларыңны Көтә-көтә түземлегем беткәч.