минус 4 (исполнитель: ак калфак)
Ай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Җитмеш чакрымны якын итеп без, Бер күрешер өчен килдек без; Ак калфакның тагылган чагы, Ак калфакның тагылган чагы, Туганнарның сагынган чагы. Оренбурдан мамык шәл алдым, Алтын тәнкә бирдем жәлләми; Ак калфагым төшердем кулдан, Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белән ил тулган. Алтын тәнкә бик зур мал түгел, Бер күрешү үзе бер гөмер; Ак калфагым төшердем кулдан, Ак калфагым төшердем кулдан, Безнең дус-иш белэн ил тулган.