Ай яктысы төшә тәрәзәмә (исполнитель: Рөстәм Асаев)

Рим Хәсәнов көе
Гәрәй Рәхим сүзләре

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,
Инде кошлар күптән тындылар.
Болгатылган чишмә сулары да
Көзге кебек булып тындылар.
Көзге кебек булып тындылар.

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,
Язгы төннәр бигърәк матурлар.
Шундый төндә ерак далалар да
Кунасыңдыр корып чатырлар.
Кунасыңдыр корып чатырлар.

Ай яктысы төшә тәрәзәмә,
Рәхәтләнеп йоклый калалар.
Ачуланма барам яннарыңа
Килештерер безне далалар.
Килештерер безне далалар.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Фактор-2 - Штаны  Zayed al wafa  Elvin Grey - Roza  MBAND - Подними глаза  Тонкий гуль  Edgar Gevorgyan - Daniel bala  Туз инде йорэгем  ПУСТЬ БЕГУТ НЕУКЛЮЖИ 
О чем песня
Рөстәм Асаев - Ай яктысы төшә тәрәзәмә?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен