Кыз баланың (Флёра Шарипова көе, Светлана Шәрипова сүзләре) (исполнитель: Динара Юсупова)

Кыз баланың күз яшләре.  
   Светлана Шәрипова сүзләре.

Гөл-чәчәкле болын уртасында
Бер кыз елый үксеп, түгелеп.
Җимергәнме берәү хыялларын,
Кырган бәллүр кебек күңелен?

Кушымта:
         Кыз баланың күз яшләре
        Тама юктан түгелдер.
        Кыз балада якты хыял,
        Чишмәдәй саф күңелдер.

Яратканы әллә ышанмаган
Чынлыгына сөю хисенең?
Ышанганмы нахак бәлә яккан
Сүзләренә көнчел кешенең?

Кайчан гына сөюдән балкыган
Күзләрдән ага яшь тамчысы.
Саф йөрәген әрнеткәнгәдер лә
Баланнардан ачы ачысы.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Apparat candil de la calle  Ты кто такой до свидания  Бухой  Iowa улыбайся  Willie Nelson Angel Flying Too Close To The Ground  Water wind  I dont know how  Баста водка 
О чем песня
Динара Юсупова - Кыз баланың (Флёра Шарипова көе, Светлана Шәрипова сүзләре)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен