Кем кемне гафу итәр?! (исполнитель: Азат Абитов)
Кем кемне эзләп тапты да, Югалтты соң кем кемне? Кем бүген ныграк сагына, Моң-сагышлар кемнеке? Йөрәктәге яраларның Сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр. Кемне кем газаплый һаман, Кем үзәген кем өзә? Кайсыбыз шулай сагына, Кайсыбыз чак-чак түзә? Йөрәктәге яраларның Сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр. Кемне кем чынлап яратты, Кем вакытлыча гына. Кем кемне шулай ташлады Моң-сагыш кочагына. Йөрәктәге яраларның Сызлавы, бәлки, бетәр. Синме мине, минме сине, Кем кемне гафу итәр. Источник: [bad word] [bad word] node/1126