Буген ярат мине (Гомеремнен бер елы) (исполнитель: Ришат Тухватуллин)
1.Мәхәббәт-ул мәңге сүнми торган, Үлми торган тойгы кешедә. Син яратсаң бүген ярат мине, Бүген төнлә кер син төшемә! 2.Кайгылары байтак бу яшәүнең, Адым саен җирдә хәсерәт. Син яратсаң бүген ярат мине, Назларыңны әйтсәң хәзер әйт! 3.Без икебез бер һаваны сулап, Җир шарында бергә яшибез. Син яратсаң бүген ярат мине Яратырдай чакта яшибез! Кушымта: Син яратсаң бүген ярат мине Безгә гомер бик аз бирелгән.