Бәхетем син минем (исполнитель: Лэбибэ Хузияхметова)
1. Бәхет сукмаклары туры булмый, Алар урау, алар бормалы. Сатып ала торган әйбер түгел, Минутына кадәр санаулы. "Бәхетле бул, сакла намусыңны!"- Әниемнең әйткән сүзләре. Алар олы сихри көчкә ия: Бу сүзләр бит бәхет үзләре!! Куш: Бәхетем, син минем сөйгән ярым Синең барлыгыңа куанам. Мин бит тормышымда сиңа таянам, Бәхетемне саклыйм, ышанам. 2. Яңа туган көннәр безгә, дуслар, Бары бәхет кенә китерсен! Ялгызларны тигез парлы итсен, Боек күңелләрне күтәрсен!