Салкын чәй (исполнитель: Салават Фатхетдинов (25 сезон))

Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез иркәм.

Гомерем шулай узармы
Гел сине генә көтеп?
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде
Кая югалдың китеп.

Өстәлемдә барсы да бар.
Нигә чәйнең тәме юк?
Ялгыз булгангадыр инде
Өемнең дә яме юк.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Имеет место  Rose Funeral Sodomizer  Rose Funeral God Demise  Say That You Love me Кайли Миноуг  Rose Funeral Buried Beneath  Назад в прошлое  Dark Lunacy Aurora  Dark Lunacy Play Dead 
О чем песня
Салават Фатхетдинов (25 сезон) - Салкын чәй?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен