Эх, Уфа кызлары (исполнитель: Резида Байтерякова и Василя Фаттахова)
Эх без, Уфа кызлары Ленар Бикмурзин көе һәм сүзләре. Кил әле син Уфага, Иң гүзәл башкалага! Уфада кызлар бик чибәр, Күрсәң - күзләрең төшәр. Эх, сез Уфа кызлары - башкала йолдызлары Сөрмәледер шул күзләре, сөйкемле дә үзләре. Эх, без Уфа кызлары - башкала йолдызлары, Балдан татлырак сүзләре, балкып тора йөзләре. Уфа бакчаларында Шау чәчкәләр үсәләр, Ә кызлары яңа аткан Чәчкәдән дә гүзәлләр. Билләре өзеп тора, Күзләре көлеп тора. Бер күрсән, кабат үзләрен Күрәсе килеп тора.