Газаплы мәхәббәт (исполнитель: Ильсур Мустафин)

Беркөн шулай кичләр җиткәч, 
Бик ямансу булганга, 
Сине очратмаммы диеп 
Йөрдем сезнең урамда. 
Тәрәзәгезгә карадым, 
Күрмәмме дип гәүдәңне. 
Атылган йолдыз күргәндәй 
Күреп калдым шәүләңне. 
Шәүләңне генә күрсәм дә, 
Бәхетле булдым бу кич. 
Бәхет шулай буламыни? 
Бу үземне алдау ич! 
Үз-үземне алдый-алдый 
Яшәү арытты инде. 
Син мәңге минеке түгел, 
Син бит аныкы инде. 
Газаплы мәхәббәтем бу- 
Сине сөеп йөрүем. 
Мәхәббәт түгел,бу -дөрләп 
Янган утка керүем! 
Тәрәзәгезгә карадым, 
Күрмәмме дип гәүдәңне. 
Атылган йолдыз күргәндәй 
Күреп калдым шәүләңне. 
Үз-үземне алдый-алдый 
Яшәү арытты инде. 
Син мәңге минеке түгел, 
Син бит аныкы инде.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Боль Sv ft Vaha  Образцова кармен  Geraldo Sandell Ricky Luna Just Wanna Dance  КиШ- Марионетки  Король и шут смельчак  ST - Как меня слышно 
О чем песня
Ильсур Мустафин - Газаплы мәхәббәт?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен