Исән-сау бул, ӘНИ (исполнитель: Хәйдәр Бигичев)

Инде, бик сагынмам
Дип киттем авылдан,
Ә күңел барыбер сагына.
Син калдың шул анда —
Сагынам шуңа да.
Син гомер ит исән-сау гына!

Авырлык курдең син,
Барсына түздең син,
Кичердең ни генә кылсак та.
Бигрәкләр сөйкемле,
Нәкъ безнең шикелле
Яшь идең әле син ул чакта!

Күңелем ул чакны
Юксына шул чаклы —
Күңел яшь чагыңны сагына.
Тик ябык ишекләр —
Кайтарыйм ничекләр,
Әнием, сине яшь чагыңа?!
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Latet Офра Хаза  Hystery  Я Админ Enemy  Бандера калина  Зиппо был тобою любим  Tako gachechiladze  Carcer 
О чем песня
Хәйдәр Бигичев - Исән-сау бул, ӘНИ?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен