Син бит татар кешесе!(Л.Батыр-Болгари) (исполнитель: Хәйдәр Бигичев)

Болгарымда болганган, Суварында сызланган. Сараенда саргайган — Синдер, татар кешесе. Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, Ырынбурда орылган — Синдер, татар кешесе. Казахтагы кымызлар Синең канны кыздырткан. Кытайдагы кытлыклар Качакларың кырдырткан. Өргәнечтә өркегән, Уралында уралган, Касыймында кысылган Татар кешесе, татар кешесе. Иcтамбулда ысланып, Үзбәкләрдә үзгәреп, Кырымнарда кырылып Беттең, татар кешесе. Французга яу чаптың, Германга да яу чаптың. Ул илләрдә ни таптың — Яугир татар кешесе. Рудасын да син чаптың, Күмерен дә син чаптың, Балыгын да син тоттың, Нефтен дә таптың. Киевта бар үз көең, Балтыйгыңда балкыйсың. Чит җирдә туган илне, Телне саклыйсың, татар кешесе. Япон һәм Фин илендә - Барында да килмешәк, Күчемсәк һәм йөремсәк Булдың татар кешесе. Болай каңгырып йөрмә, Кайт син туган илеңә, Баш куй Болгар җиренә Әйдә, татар кешесе! [bad word] [bad word]
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Девочка Никотин 2013 Mixed By Stifman  Ел сайру штаны горели KODLA  Splashh vacation  Лув со шуга  Кайрат нуртас журегимди  Dreamcatcher Pi Castillo  Красивая новогодняя песня  Фактор 2 ути моя маленькая 
О чем песня
Хәйдәр Бигичев - Син бит татар кешесе!(Л.Батыр-Болгари)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен