Сорамагыз, дуслар (исполнитель: Эбри Хэбриев)
Халисә Ширмән сүзләре Әбри Хәбриев көе Сорамагыз, дуслар, “Бу хисләрнең Кайсысы соң, - диеп, синеке?” Мин, ахрысы, яралганмын Күктән, Хисләрем дә түгел Җирнеке... Куш: Яралганмын Кояш нурларыннан – Шатлыгым бар күңел очарлык! Көлтә-көлтә нурга чума җаным – Барыгызны бергә кочарлык! Яралганмын каурый болытлардан – Җиргә аз-маз сагыш тараткан... Моңсу була кайчак шигырьләрем - Минем дә соң бар ла яраткан... Куш: Юлларымда хәсрәтлене күрсәм – Кайгы тама никтер җырымнан... Үкенгәннең үкенече йога – Узган чакта аның турыннан... Йөрәгемә шулай мең төрле хис, Мең төрле моң сездән җыелган... Тик бер генә чикләү – шигырьләрдә Үземнекен әйтү – тыелган!.. Куш: Шуңа да сез, зинһар, сорамагыз, Юрамагыз моң-зар күзләрдә... Мин бәхетле сезнең күңелдәген Әйтеп бирә алсам сүзләрдә...