Карлар ява тын гына (минусовка-задавка) (исполнитель: Гүзәл Әхмәтова)

Ап-ак карлар, ап-ак карлар 
Нигә бүген яумыйлар.
Син киткән якларга мине
Нигэ алып бармыйлар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кил иркәм яннарыма.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Яулап ала алмыйлар.

Илләр тынды, юллар тынды,
Минем күңелем зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сиздерә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кил, иркәм, яннарыма.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте

Видео к песне:
Открытка с текстом :
Удобно отправить или распечатать
Создать открытку
У нас недавно искали песни:
Я хотел в тебя кинуть камнем  Я все равно тебя добьюсь Анюта  Откровенно михаил бублик  Брюнетки  Кравц обнуляй новая версия  Колыбельная Тане Ада Якушева  Засыпает синий зурбаган  Белый ворон минус Макс барских 
О чем песня
Гүзәл Әхмәтова - Карлар ява тын гына (минусовка-задавка)?
2020 © Tekstovoi.Ru Тексты песен