Отсутствует (исполнитель: Неизвестен)
1.Серле була, моңсу була Авылымның кичләре Эссе җәйдә чәчәк атты Күңелемнең хисләре. Кушымта: Эй, эссе җәй, ямьле җәй, Күңелдә хозурлык. Эй, ямьле җәй, бер көнең Бер елыга торырлык. 2.Колач җәеп, иңләп йөзгәч Сулар үзенә тарта. Әкияттәй балачагым Әйләнеп кире кайта. Кушымта: 3. Ярсу атым чабып китте Тип-тигез җәйләүләрдә. Очрашырга язсын безгә Киләсе җәйләрдә дә. Кушымта: